И’Т ЧАПКЫЧЫ и. Итне, яшелчәләрне чапкалап, ваклап турау өчен кулланыла торган озын саплы ярымай яки башка рәвештәге пычак, чапкы. Симез сыер итен --- ит чапкычы белән чабарга да мөмкин. Ю.Әхмәтҗанов