ИТҮ ф. 1. 1) сөйл. Нәрсә булса да эшләү, нинди дә булса эш башкару, үтәү. --- Шәяхмәт энесенең каршысына басты: – Сиңа госпитальдә эш тәкъдим иттеләрме? – Иттеләр. Г.Ахунов. – Иптәш секретарь, – диде ул, --- Борын асты кипмәгән ниндидер мальчишканы тиргәгәндәй итеп, бетереп ташламасагыз да ярый иде бит. --- Варис көлде. – Ярар, Иван Нилович. Бүтән алай итмәбез. М.Хәсәнов. --- бүген кызыннан ишеткән хәбәре бигрәк тә үкенечле иде, чөнки «Ит изгелек, көт явызлык» дигән мәкальдәгечә килеп чыкты. Ә.Сафиуллин

2) диал. Берәр нәрсә эшләмәкче булу, берәр нәрсә эшләргә уйлау, теләү, ниятләү. Сиринә Самуиловнага кушылып көләсе дә иттем. З.Хөснияр. Карчык, хәлсез генә кузгалып, һавага чыгып керде, битен-кулын юган итте. Казан утлары

3) Нәрсә дә булса эшләгән булып кылану. – Кадрлар әрәм була, – дип көрсенгәндәй итте Ихтыяр. Р.Вәлиев. Хан кызы Назлыгөл сискәнеп китте, --- ирен чите белән генә елмайгандай итте ---. М.Хәбибуллин

4) эвф. сөйл. Табигый йомышны үтәү. – Тышка чыгып йөрмә, балам, --- менә бәләкәй ләгәнгә генә утыр шунда. – Минем алай өйдә иткәнем юк шул, тышка чыгамын мин. Әкият

5) диал. к. илтү. [Мин] Фәрхи җиңгиләргә әйбер итергә чыктым... Г.Ибраһимов

2. ярд. ф. функ. 1) Исемнәрдән, хәбәрлекләрдән соң килеп, шул исемнәр белән бәйләнешле эш-хәрәкәтне башкаруны, үтәүне белдерә. [Халидә] Күңелендә төен булып кына калырга тиешлесен дә ычкындырды: – Минем туемны итәргә бераз соңгарак калдың, әни. Ф.Хөсни

2) Исем, хәбәрлекләр, сыйфат һәм рәвештән соң килгәндә, берәр хәлгә китерү, бер рәвешкә кертү, әверелдерүне белдерә. Ике бүлмәле шәһәр фатирында ирегеннән мәхрүм ителеп читлеккә ябылган кошчык сыман хис итәргә керешә үзен [Асия]. Р.Мөхәммәдиев. [Мәдинә]--- әйткән аннары: – Шулай килешсәк, Хәтирәне сөтсез итмәбез, шәт. Ф.Хөсни

3) Аваз ияртемнәреннән соң килеп, алар белдергән эш-хәрәкәтне аңлата. Карбид лампасының яктылыгы астында казылмаларның стеналарындагы таш токымнары җем-җем итеп уйнап, ялтырап торалар ---. Ә.Айдар. Кызның --- ялтыр-йолтыр килеп торган муенсалары әллә кайдан күзгә ташланып, елык-елык итеп куйгалыйлар... М.Хәсәнов. Чапан яңа, көмеш һәм алтын җепләр катыштырып тукылгангамы, җем-җем итә. М.Хәбибуллин

4) Теге яки бу кешене берәр эшкә урнаштыру, билгеләү; аңа бер вазифа, хезмәт йөкләү. Ә аның [Мәсрүрә түтинең] исәбе бик кыска һәм бик тә аңлаешлы иде: --- балаларын укытып, инженермы, укытучымы итмәкче ---. Ф.Хөсни. Хан үз халкына ышанмый башлады: сарайны читтән яллаган баһадирлардан саклата, килмешәкләрне куштан итә. М.Хәбибуллин. Шәвәлиев Сабитовны --- редактор итүдән курка да иде. Ф.Садриев

5) Исемнәрдән аңлашылган карашта, фикердә, мөнәсәбәттә булуны аңлата. Бик яхшы, каената итеп килгәнсең икән. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә