ИТТИФАКЫЙ рәв. гар. иск. кит. Очраклы рәвештә. Безнең көйләребезнең, безнең музыкабызның андый булуы иттифакый гына вөҗүткә килгән бер эш түгел, аны тарих агымы тудырган ---. Г.Ибраһимов. Бу көнге көн кичәгегә, иртәге берсекөнгә охшаган тормышым иттифакый бер вакыйга берлән бераз үзгәрде. Г.Исхакый. Бер көнне шулай икенде намазына барышым, хикмәти хода, иттифакый рәвештә шушы тәрәзәгә күзем төшмәсме. Т.Гыйззәт |