ИТТИФАК и. гар. иск. кит. 1) Берлек, союз. Менә шул залим адәмиләрнең кулыннан тәмам котылып, үз праваларымызны үз кулыбызга алып, моннан соң иркенчелектә, рәхәттә яшәр өчен, бер иттифак вә бер союз ясарга хаҗәт иде. Ш.Мөхәммәдев. --- Казанда Әстерхан ханнары нәселеннән килә торган ханнар була, һәм шул вакытта Казан белән Әстерхан иттифак ясый[лар] ---. Г.Гобәйдуллин. Әнә шундый сөйләшүләрдән соң, аның [Хәмит Ярми] янына әле берәм-берәм «дүртлек» иттифакы әгъзалары барып кайта ---. М.Мәһдиев

2) Очраклылык, очраклы күренеш. Соңгы вакытта --- «өсткә чыкканлар» дигән кебек татарча формаларны да --- очратырга мөмкин. Ләкин мондыйлар, күбесенчә, иттифак булып, --- элекке --- кебек үк төрекчәдер. Җ.Вәлиди

3) тар. Татарстан милли азатлык хәрәкәте фиркасының исеме. Хәзергә кадәр «Иттифак» сайлау вакытларында да бер генә төрле сәяси игътикатлы кешеләрне үз тарафыннан сайлату урынына, кайда нинди кешене сайлату мөмкин булса, шуны үз кандидаты санады. Ф.Әмирхан

4) күч. Кем белән дә булса тулысынча килешеп, бер сүздә, бер киңәштә булу. Арадан кайсылары, кыз илә әсир бер иттифакта булып качканнар, имеш, диләр иде. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә