ИТ-СӨТ җый. и. Ит һәм сөт азыклары. – Кеше җанын аңлыйсыңмы син? Әллә, ит-сөт һәм бүтәнне күбрәк булдыру өчен, мал-туарны кешедән алгарак чыгарасыңмы? – дип, --- кулларын алга сузды Газизҗан. М.Хуҗин. [Дуся түтәй] Тимошаны иркәли, пенсия акчасына аның өчен ит-сөт сатып ала ---. М.Маликова. Күл бассейнында болыннар, көтүлекләр бик күп, монда күп тармаклы авыл хуҗалыгы да нык үскән. Бигрәк тә терлекчелек, ит-сөт җитештерү, сарык асрау алга киткән. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә