ИТ-МАЙ җый. и. Ит һәм май ризыклары. Иткә-майга акча чыкмый диярлек. М.Хәсәнов. Кәшифә әбинең исе китте, суыткычлар ит-май, кыйммәтле балыклар, --- һәм эчемлекләр белән тулган иде. З.Фәйзи. Ит-май бирүләрен белгәч, Мәрьямбикә күккә сикерде ---. А.Гыйләҗев ◊ Ите-мае сиңа, сөяге-тиресе миңа тар. к. ите сезгә (сиңа), сөяге безгә (миңа). – Менә Мәхмүт, – диде тимерче, карлыккан тавыш белән, – өлкән улымны китердем; ите-мае сиңа, сөяге-тиресе миңа. М.Кәрим. Иттә-майда йөзү Таза, мул, җитеш тормышта яшәү |