ИТЛЕ с. 1) Ит белән пешерелгән, ит кушып әзерләнгән, составында ит булган. Хәерниса итле токмач янына өстәлгә --- эремчек тә китереп куйды. Р.Фәизов. Кичен, Шакир абзый эштән кайтканда, өй ялт иткән, авыздан сулар китереп, итле аш исе аңкый иде. М.Маликова // Ит салынган, ит булган. Ихтыяр --- Нурисламга итле табакны китереп тоттырды ---. Р.Вәлиев 2) Ите булган; симез, таза, көр. --- [Сәрвәрнең] Чәче дулкынланып ялангач иңнәренә таралып төште. Тыгыз итле япь-яшь беләкләр, эчке күлмәгенең челтәре астыннан тулы гына күкрәкләре тертәеп тора. Ф.Хөсни |