ИТЛӘЧ с. 1) Ите күп булган, итле. Сәйрин казның итләч түшенә үткен пычак тыга. М.Юныс

2) сөйл. Юан, таза, симез (кеше тәне, тәннең, битнең аерым өлешләре турында). Гайса кечерәк кенә, ләкин итләч бармакларын миңа сузып исәнләште. Ф.Әмирхан. Әхмәтша бабай, --- кулъяулыгы белән итләч муенын сөрткәләп, көлеп утырган сельпо председателен күреп алды. Г.Шәрәфи. Айдан артык ач йөрергә тәнендә май булган кеше булдыра ала торгандыр, яисә итләч кеше. М.Юныс // Тыгыз, тулышып торган, таза. [Елгада] Итләч --- балыклар тулып ята. С.Рафиков

3) Калын йомшаклы (үсемлекләргә һәм җиләк-җимешләргә карата әйтелә). Җимешләрнең итләч катлавы бик вак бөртекләрдән тора. Кызыклар дөньясында. Йөзьяшәр (алоэ) гөленең сусыл, итләч һәм кырыйлары чәнечкеле яфракларын фикусның киң, каты, калын кабыклы яфраклары белән чагыштырыгыз. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә