ИТЕНҮ ф. кайт. юн. 1) иск. к. итү (ярдәмче фигыль функциясендә кулланыла). Бәхетеннән исергән кеше сыман итенде бичара. М.Хәсәнов. Габделбасыйр да мәдрәсә капка төбенә әледән-әле чыгып, Рәүф байлар ягына каранып басып торуны гадәт итенде. Ф.Әмирхан 2) Берәр эш-хәл башкарган булып күренү, кылану. Марат, яралының беләген тотып, пульсын санагандай итенде. Г.Гобәй. Шул чак Ногман урынсыз гаепләнүгә тарыган кеше сыман итенде, җене чыкты. М.Хәсәнов 3) диал. Кылану; чытлыклану. Кара син аларны, карт юләрләрне, тамаклары тугая башлаганга шулай итенәләр алар. Ф.Бурнаш. – Оял, абый, болай итенергә! – диде. Ш.Камал 4) диал. Берәр нәрсә эшләмәкче булу, эшләргә омтылыш ясау. – Үзеңә-үзең артык ышанмыйсыңмы, дустым, – диде хатын, елмаерга итенеп. Р.Мөхәммәдиев. Сабый, валчыкларны чүпләп бетергәч, әнисенең киезләнеп киткән чәчләре белән уйнагандай итенде. Г.Гобәй. Көндез үк бил, эч тирәләре авыртырга итенә башлаган иде ---. А.Әхмәтгалиева |