ИТЕНЕШ и. диал. Кыланыш, үз-үзеңне тоту рәвеше. Сакалны кырганда борыла-сырыла бөтәрләнеп йөргән парикмахерның итенешләре безгә бик ошады. Һ.Такташ. Кияү булып йөргән вакытындагы итенешләре күршеләре өчен айлар буенча рәхәтләнеп көлеп сөйләрлек вакыйга булып калды. Һ.Такташ ◊ Итенеше илгә сыймый Артык кылану, чамадан тыш кыланчыклану |