ИТЕК-ЧИТЕК җый. и. сөйл. Итекләр һәм читекләр (гомумән озын кунычлы аяк киемнәре). XX йөз башында инде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе берничә катлы өч таш корпусны, ашханә, --- итек-читек, кәвеш төзәтү --- остаханәләре һ.б.ны берләштергән зур бер комплекс тәшкил итә ---. Ә.Хуҗиәхмәтов. Җәй үтеп, җиргә салкыннар төшү белән, мондагы халык --- итек-читек каерга тотына. К.Тимбикова. Үзле балчык, аягыңа сылашып, итек-читекләреңне суырып алырга да күп сорамый. Г.Әдһәмова |