ИТЕКЧЕ и. 1) Аяк киемнәре тегүче яисә төзәтүче оста. Мидхәтнең бабасы – итекче, атасы бер сәүдәгәрдә приказчик була. Т.Әйди. Юкка гына Хәкимҗанның әтисе узганда-барганда шушы нигездә утырган итекче Матвей йортына сугылмагандыр. Н.Хәсәнов. Фәйзинең әнисе үлгән, әтисе – күн итек, ботинка төзәтү буенча оста (патша вакытында итекче булып хезмәт иткән) ---. М.Мәһдиев

2) Киездән әвәләп аяк киеме басучы оста. Итекчеләргә йон күтәреп илтә башлыйлар, төз лапаслар ясала, тәрәзәләр җылытыла. М.Мәһдиев. Ә итекче Шәйхулла – бөтенләй башка кеше. Мин аңа ничә тапкыр колхоз складыннан көя кисеп ята торган йоннарны биреп җибәрдем. Ф.Яруллин

3) күч. гади с. Эш җаен белмәгән, белер-белмәс эшләгән кеше турында әйтелә. Шулай итеп, мең еллык камиллеккә ирешкән, нәфислекнең иң биек ноктасына менгән телебезне итекчеләр теленә алыштырабызмыни? А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә