ИТӘК-ЧАБУ җый. и. к. итәк-җиң ◊ Итәк-чабуны җыю (җыештыру, җыйнау) 1) к. итәкне җыештыру (җыйнау, җыю). Борһан --- әйтә салды: «Кара аны, балдызкай! Син анда итәк-чабуыңны җыебрак йөре. Сак бул». М.Хәсәнов. Усал гына түгел, хәйләкәр дә идем мин. Йөргән җиремдә итәк-чабуымны җыеп, эземне адаштырып йөрдем. М.Кәрим; 2) Тәмамланмаган, эшләми калган эшләрне тәмамлау, эшләп бетерү. – Йөгермәгез, берни эшләмәгез, ял итегез, итәк-чабуыгызны җыештырыгыз, ичмасам, – [диде Шаһмиран]. Г.Гомәр. Чишмәбаш мөгаллиме --- Шәпкүлгә шушы арада тикшерүчеләр киләчәк, Морза дус алдын-артын шәйләп, итәк-чабуын җыеп куйсын, дигән. Г.Мөхәммәтшин. Итәк-чабуы киң Бу җинаятьнең итәк-чабулары без уйлаганнан киңрәк булырга охшый... М.Насыйбуллин |