ИТӘКЛӘНҮ ф. Тау, кыяның түбәнге өлеше тигез җиргә таба сөзәкләнү. Тау итәкләнгән җирендә Күренә тынган бер авыл. Н.Исәнбәт. Кичкә таба, --- тау башына чыксаң, дөнья тагы киңәя, артта итәкләнеп-итәкләнеп, берсе өстенә берсе менеп, берсе янына берсе үсеп, түгәрәк озынча таулар менеп киткәннәр. Г.Исхакый |