ИТӘК-ҖИҢ җый. и. Киемнең киңәеп торган төрле өлешләре ◊ Итәк-җиң бөтәйтү Кием яңарту, кием юнәтү. Итәк-җиңне җыю (җыештыру, җыйнау) Саклык чараларын күрү, теләсә нинди көтелмәгән хәлгә әзер булып тору. Дөрес, Чекушкин аша имеш-мимеш таратуның куркыныч ягы да бар иде. Тегеләрне өркетеп, алдан ук итәк-җиңнәрен җыярга ярдәм итүе дә ихтимал бит. М.Насыйбуллин. Ала-ай, менә нимәгә куйганнар икән аны ЧЕКАга! Итәк-җиңне безгә икеләтә җыеп йөрү кирәк ләбаса. Т.Әйди. --- яшь бай --- НЭПның вакытлы чара икәнлеген, --- чамалый булыр. Шуннан чыгып, нишләр дип беләсең аны? Әлбәттә, итәк-җиңне җыю, малны червонецларга әйләндерү ягын карар. Ф.Хөсни. Итәк-җиңне йомарлау к. итәк-җиңне җыю (җыештыру, җыйнау). Әмма шундый пәри туе кузгалганда, итәгеңне-җиңеңне йомарлап бер читтә посып калырга мөмкинме соң? Ф.Хөсни. Итәк-җиң тулу Әйбер күп булу |