ИТӘК и. 1. 1) Күлмәк, алъяпкыч, плащ, пальто һ.б.ш.ларның билдән түбәнге өлеше, чабу. [Таштимерованың] Плащ итәге тырпаеп күтәрелгән, астан сызылып ап-ак челтәр күренә. Эчке күлмәк итәге. М.Маликова. Мәрзия әби --- алъяпкыч итәге белән битен каплап, үксеп елап җибәрде. Ә.Сафиуллин. [Канкаевның] Пинжәк итәкләре җилфер-җилфер килә ---. Р.Мөхәммәдиев

2) диал. Юбка. Диванга утыргач, [Сиринәнең] болай да кыска итәге тагын да өскәрәк күтәрелде. З.Хөснияр. Кыш, әче салкын, ә мин нибары кофта белән итәктән генә, җитмәсә, ниндидән дип уйлыйсыз? Р.Вәлиев. Аягын аяк өстенә атландырып, итәкләрен тарткалап куйды ул [Асия]. Р.Мөхәммәдиев

3) Кеше киеменең алгы аскы өлеше. --- [Хәйбүш] кулын игътибарсыз гына сузып, әлеге теге учы тулы акчаны янында басып торучы ачык авызлы малайның итәгенә койды. Ф.Хөсни. – Андый кыярлар тәмле булмый ул, – диде, минем итәгемнән коелып, җирдә яткан эре сары кыярларга төртеп күрсәтте. М.Әмир. Теге кеше, алтыннарны итәгенә җыеп алган да иртәгәсен үк баеп киткән, имеш. И.Гази

4) Кешенең тез өсте, ал. Бала кинәт йөзе белән минем итәгемә капланды ---. Ф.Хөсни. Лидка, Настёнаның итәгендә утырган килеш, аңа сыенып җылынып, йокыга оеп китте. В.Распутин

5) күч. Нинди дә булса биеклекнең сөзәкләнеп, җәелеп киткән иң аскы өлеше, чите. Җир дә ак, итәкләрен җәеп утырган чыршылар да ак, без килеп туктаган алан өсте дә ап-ак. Л.Ихсанова. Онытылган исемнәрнең эзе кайда калган? Тау итәгеннән тибеп чыккан чишмәләр дә, --- бу хакта эндәшми. С.Зыялы. Тастымалны алып, пөхтә генә дүрткә бөкләде Сания апа һәм аны бакыр җәймә өстендә түбәйтәләрен биетеп кайнап утырган самавыр итәгенә куйды. Р.Мөхәммәдиев

6) күч. Урман, болын һ.б.ш.ларның кырые, офык чите. Урман итәгендә зәңгәр томан, Яңрый монда күке тавышы. Ф.Кәрим. Ә аннан соң Гөлләр үскән җиргә – Урман итәгенә китәбез. Ш.Маннур. Еракта, немецлар тылында, нәрсәдер яна булса кирәк: күк итәге кып-кызыл. И.Гази

7) күч. Диңгез, океан, елга яры. Лена – матур елга, Боргаланып, Соры комга җәйгән итәген. М.Җәлил. Берьялгызым кызыл яр итәгенә барып утырдым. Г.Сабитов

8) күч. мыск. Хатын-кыз турында. Кызлар кайгысымы хәзер кешедә? Теләсәң, монда андый итәкләрне дистәләгәнне табарга була. Я.Зәнкиев. Кирәкми Исмәгыйль миңа. Йөзенә дә карый алмыйм! Ябышмаган итәге юк, диләр. Ә.Сафиуллин

2. рәв. мәгъ. Итәкнең алгы өлеше кадәр (халык телендә үлчәү берәмлеге булып йөри)

Итәге бөтен, җиңе киң Дәүләтле, хәлле, иркен, мул тормышлы кеше турында. Итәге касмаклы сөйл. 1) Яман, әшәке; гаебе зур; 2) Бәйләнчек. Улым, чынлап әйтәм, каенанаң тирәсендә күп чуалма син. Итәкләре касмаклы халык бит алар. К.Нәҗми. Итәгенә ут кабу Авыр, мәшәкатьле эш, хәл алдында калу; һәлакәт купкан кебек йөгерү. Итәгенә ут капса да кабаланмый торган хатынның йөрүенә хәтле үзенә бертөрле ---. Л.Ихсанова. Ә өй хуҗасы Сөббух, киресенчә, [ирләрне] йөгәнләп-авызлыклап тора: – Итәгегезгә ут капмаган лабаса, салмаграк маташыгыз ---. Ф.Баттал. Кабаланып кына рәтле эш майтарып булмый. Итәккә ут капмаган лабаса, район больницасы бар бит. М.Маликова. Итәгеннән җиңе мул (озын) Чыгымы килереннән артык яки кеременнән чыгымы күбрәк. Итәк асты Яшерен. [Хәйдәр] Атнасына бер көн авылда булмый, Ясәвиләр белән итәк асты сәүдәсенә йөри. Т.Гыйззәт. Итәк астына елышу Яшеренү. --- Варсанофий атакай монда: кайсыдыр ярыкка кереп поскан. Әле Мусин да аның итәге астына елышкандыр. З.Фәтхетдинов. Итәк астына учак ягып, коймак пешерү Алдалау, ялганлау. Итәк астына учак ягып, коймак пешерә икән бу сердәш. Ерткычны күралмыйм, диюләре – чеп-чи ялган! Н.Гыйматдинова. Итәк астында балта йөртү к. итәк астыннан үрт (ут) йөртү. Син нәрсә, Сәрвәр килен, бер читтә генә торасың әле, якынрак кил. Гомер буе итәк астында балта йөртәсең, телеңә төер чыккыры. М.Галиев. Итәк астында саклау Яшерү, яшереп саклау. Катынның яшергәне бар аның, дәҗҗал, итәк астында саклый. Н.Гыйматдинова. Итәк астыннан 1) Бик якыннан, бер-ике адым җирдәге. Туган илнең өч солдаты, --- немец часовоеның итәк астыннан шуышып үтеп, чәнечкеле тимер чыбыклар пәрәвезе арасына кереп югалды. Ф.Кәрим; 2) Яшерен рәвештә. Итәк астыннан сата – урман сата. К.Насыйри. Кибетләр ябык, алу-сату юк, атнага бер килә торган базар да бик ярлы, агайлар азык-төлекне, качып-посып, итәк астыннан гына саталар. Ә.Еники. --- Казанда бердәнбер «Яхонт» кибете ишеге төбендә әче таңнан чират. Анда итәк астыннан сатучылар очрый, ләкин алар милициядән куркып сак эш итә. Н.Гыйматдинова. Итәк астыннан үрт (ут) йөртү (уйнату) Астыртын коткы, интрига кору. Ул арада Рәхимҗан абый теге[ләрнең] --- картлар аша итәк астыннан ут йөртүләре, --- төрле уйдырмалар таратып, --- йөрүләре турында сөйли иде. М.Хәсәнов. – Беләм мин син мыштыкыйны! Астыртын гына итәк астыннан ут уйнатканыңны! Кая йөрдең? Дөресен әйт! – диде Мөслимә. Н.Әхмәдиев. Әхтәтҗан --- әйтә куйды: – Итәк астыннан ут уйнаталар, иптәш Гайсин. Б.Камалов. Итәк астыннан үрт (ут) йөртүче (уйнатучы) Астыртын эш итүче, коткы таратучы кеше. – Ташлы Тауда обстановка катлаулы. Бу егет үз урынында бик кирәк, – дип җибәрде райком секретаре. Итәк астыннан ут йөртүчеләр шуннан файдаланырга тырыштылар. Л.Ихсанова. Итәк астыннан ут йөртүчеләр азмы? Улларының бер-берсенә шикле караш ташлаулары да атаның күз угыннан читтә калмый иде. Р.Зәйдулла. Итәк астыннан эш итүче к. итәк астыннан үрт (ут) йөртүче (уйнатучы). Бөек Утыз Имәнинең шигырьләре бүгенге көндә дә итәк астыннан эш итүче мәкерле җаннарның – гайбәтчеләрнең – чын йөзен ачып бирергә ярдәм итә ---. Мирас. Итәк белән җитәк Һәрвакыт бер-берсенә тагылып, җитәкләшеп йөрүчеләр, бер-берсеннән беркайда да аерылмый торган кешеләр турында. Һаман бергә, итәк белән җитәк, Кушмый бит болай йөрергә китап. К.Әмири. Итәк иләп йөрү Шөгыльсез, эшсез йөрү. Корытай Хафиз кайтып керүгә, бөтен дөнья берьюлы хәрәкәткә килә. Моңа кадәр итәк иләп йөргән хезмәтчеләр, тиз ара үзләренә шөгыль табып, җан-фәрманга эшкә тотыналар. Ф.Яхин. Итәк касмагы тирг. Бәйләнчек кешегә карата әйтелә. Тәмам итәк касмагы булдың син, Минһаҗ агай! К.Тинчурин. Итәккә бастырмау 1) Сер бирмәү. Мина нәкъ алар җыелышып утырган урынга төшеп ярылды. --- Ләкин сугышта очкан ядрәне күзләре белән күрергә өйрәнгән егетләр итәкләренә бастырмадылар. Ф.Кәрим; 2) Артыннан кеше җиткермәү, эштә, ярышта куып җитәргә, үзеннән алга чыгарга мөмкинлек бирмәү. Итәккә басу 1) Берәр нәрсәнең килеп җитүе, тыгызлавы. Өйдә утырырга картайгач та җитешерсең әле. Андый заманнар да итәккә килеп баса ул бер. С.Рафиков; 2) Ярышта куып җитү, узарга тору; 3) Кемне дә булса гаепле эш өстендә тоту. Итәккә салып кайту Никахсыз бала табу. – Мин белмәдем. Баласы, дисез? Атасы юкмыни соң? – Булгандыр инде, «җилдән» дигәч тә... Итәгенә салып апкайтты шул, бик итагатьле, оялчан гына кыз ие юкса. Р.Мулланурова. – Флора – минем кызым ич ул... Кызым... – Перинов күзендәге яшьне сөрткәләп алды. – Үскән саен күбрәк мәшәкать ясады. Итәгенә салып кайтса, бәлки, әйбәтрәк булыр иде. З.Фәтхетдинов. Итәккә тагылу (ябышып йөрү) шелт. 1) Берәр кеше артыннан калмыйча гел ияреп йөрү. --- эшләүче – бер үзем. Хатын бик эшләр иде дә, мөмкинлеге юк. Итәгенә берсеннән-берсе кече ике бала ябышкан. М.Хәсәнов. [Әлфис] Әнисенә караганда, күбрәк сигез яшьлек апасы Миләүшә итәгенә тагылып, тәтелдәп йөрүче шук малай. Р.Ишморат. «Хатын», дигәч тә, аның итәгенә тагылып йөрү мәҗбүри түгел лә. Н.Әхмәдиев; 2) Мөстәкыйль рәвештә эш яисә тормыш итә алмыйча, өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кешеләргә салыну. [Рәимә] --- район больницасында эшләүче Ниса исемле бер танышының итәгенә тагылып, Казанга китеп барды. М.Хәсәнов; 3) Хатын-кызлар белән мавыгу, хатын-кызлар артыннан күп йөрү (ирләр турында). --- Әйе, сез [хатыннар] тыштан ялтыраучы артыннан һәр мизгелдә китәргә әзер. Ирләр турында сүз барса, моны «һәр итәккә тагылу» диләр. М.Хуҗин. --- ир, гомер буе ресторанда эшләп, шомарып, баеп беткән бер хатынның итәгенә тагылып, --- күчеп китте. М.Маликов. Итәккә ут кабу Эшнең кызу чагы, тыгыз чагы. Акыл сата, теоретик бәхәсләр корып утыра торган замана түгел. Итәккә ут капкан: әнә Колчак Камага якынлашып килә. Р.Мөхәммәдиев. Кабаланып кына рәтле эш майтарып булмый. Итәккә ут капмаган лабаса, район больницасы бар бит. М.Маликова. Итәк кисеп җиң ялгау (ямау) 1) Икенче бер кирәкле як, кирәкле әйбергә зарар китерү бәрабәренә берәр төрле эш башкару. Яшерен-батырын түгел, --- еллык йомгакны түгәрәк итеп күрсәтер өчен, итәк кисеп җиң ялгаган чаклар да булмады түгел. Ф.Хөсни. Болыны булган авыллар печәнлекләрен бозып чәчтеләр. Бу инде – итәкне кисеп, җиң ялгау. Х.Камалов. – Итәк кисеп җиң ямауны ташлагыз әле, егетләр, колхоз төзүне контр тотудан җиңел дип беләсезме әллә, – дип, райком секретаре теге кешегә бәйләнүчеләрнең үзләрен шелтәләде. Л.Ихсанова; 2) Җитмәгәнне тартып-сузып җиткерергә тырышу. Итәк колы Хатын-кызларны яратучы; хатын-кызлар белән чуалырга яратучы (ирләргә карата әйтелә). Гарьләнгән Мирсәлим: «Ул йөз хатын белән чуалган итәк колын сайлаган икән, мин дә аңардан калышмыйм, йөз ир белән йоклаган җилбәзәк Гөлсемне ярәшәм!» – дигән, имеш. Н.Гыйматдинова. Элекке мөхәррир итәк колы иде. Сәлимә белән чуалдылар да, абзагыз моны хатлар бүлегенә тыкты. Н.Гыйматдинова. Итәк кыска Мөмкинлек, хәл, җай чамалы булу турында. – Үткән ел, техниклар китертеп, смета да төзетеп карадык, Нурулла абзый, ә? – Әлеге дә баягы, итәк кыскарак. Т.Гыйззәт. Итәкне җыештыру (җыйнау, җыю) сөйл. 1) Сак, уяу булу, саклык белән эш итү. Ирләр алар ни кыланмас, хатын-кыз үзе итәген җыя белергә тиеш. Г.Әпсәләмов. Әхтәмов, моның сәбәбен яхшы белгәнгә, аны кырт кисеп туктатты: – Юк нәрсә белән булышма. Итәгеңне җыеп йөр, – диде ул Самойловка. Р.Кәрами. – Йөкле мин, әни... – Әй кызым, кызым! – диде Гөлсем, кисәк кенә карлыгып калган тавыш белән әкрен генә, --- итәгеңне җыеп йөр, дип әйтә килдем ләбаса мин сиңа! Ә.Сафиуллин; 2) Гаепле эшне, эшләгән җинаятьне яшерү, сиздермәү. – Микрорайонны ансамбль буларак та тәнкыйтьләгәннәр булса кирәк. Художество ягын, диюем... Шәхси тормышыңны да искә алганнар. Итәгеңне җыебрак йөр, – [диде Шәфикъ абзый]. М.Маликова. Итәктән тарту Ниндидер сәбәпләр аркасында берәр эштән тыелып калу, нәрсә булса да эшләргә кыюлык җитмәү. Әнвәрнең комсомолга керәсе килә иде. Әмма, теге – әсирлектә булуын искә алырлар дип шүрли ул. Шул гел итәгеннән тарта. Х.Камалов. Тагын әлеге киңәш итәктән тартты, киресенчә эшләргә кушты ---. Ф.Баттал. Итәктән тоту к. итәктән тарту. Шулай бер көнне секретарь Диләрә Сәмитованы --- чакырып, авылларда, башлангыч оешмаларда ешрак булырга киңәш итте. – Транспорт итәктән тота, – диде кыз. Г.Гомәр. Лениза үзенең элемтәләрен эшкә җиксә, --- мине бер матавыксыз [Әлмәткә] күчерерләр иде. Юк, бер дә борчылмыйлар. Нәрсәдер итәктән тота шикелле. Х.Камалов. Итәктән төшү Үсеп җитеп, мөстәкыйль яши алырлык булу (балалар турында). Моңарчы күңел җылысын улына биреп килгән Фәйрүзәнең улы итәктән төшеп шау-шулы урам дөньясына чумгач, күңел ялгызлыгы үзәкләрне өзеп өскә калкып чыкты. Г.Ахунов. Итәк тулы Бик күп (балалары булу турында әйтелә). Киленчәкнең әле итәк тулы бала-чага сибелмәгән ---. Р.Кәрами. Әле ярый, итәк тулы бала-чага өелеп калмады, дип куанып йөрисе урында ---. Г.Бәширов. Итәк тутырып Күп итеп (бала табу турында). Бикә кәзинәккә арба тутырып бирнәсен бирде, бәхет-тәүфыйк теләде, итәк тутырып бала табарга юрады. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә