ИТАЛЬЯ’НЧА рәв. 1. Итальян телендә. «…Пушкиннан башлап барлык бөек язучылар бездә булды», – дип яздым. Тәрҗемәче кыз моны итальянчага тәрҗемә итеп бирде. Г.Ахунов. Кунакка килгән итальяннар бер авыз русча, без бер авыз итальянча белмибез, шуңа карамастан бер-беребезне аңлыйбыз. М.Юныс. Джованни Скиапарелли аларны итальянча «табигый үзән» булган «канали» исеме белән атый. Кызыклар дөньясында. Баллада итальянча «бию» дигән мәгънәне аңлата. Әдәбият 2. с. мәгъ. Итальян телендәге, итальян телендә булган, итальян телендә язылган. Китапханәдә итальянча китаплар бик аз |