ИТАЛЬЯН и. Италиянең төп халкы, милләт теле һәм шул халыкның, милләтнең бер вәкиле. --- шуның өстенә дә бу итальяннар белән төрекләр арасында бертуктаусыз низаг вә сугышлар китте: бугазлар аркылы итальян көймәләре йөрмәс булды ---. Г.Гобәйдуллин. Син русмы, итальянмы, төрекме, испаниялеме – телгә аптырамассың, ары-бире кул болгагач, бер-ике минуттан соң синең алдыңа синең телне синнән дә яхшырак белгән мосье килеп чыгар. Г.Гобәй. Арча госпиталенә Сталинградта әсир төшкәннәр кайта башлады. Нинди генә милләт кешеләре юк анда – немец, итальян, чех, мадьяр. А.Гыйләҗев |