ИТАГАТЬСЕЗЛЕК и. иск. кит. Буйсынмаучанлык, күндәмсезлек; ихтирамсызлык. Минем Исламны тынычландырасым, теге вакытта үзем дә аңламастан эшләгән итагатьсезлегем өчен гафу үтенәсем килде. И.Сирматов. Халык бозылыр иде, син әйткәннәрне эшләсәк! Йортта тәртипсезлек, итагатьсезлек, әдәпсезлек хөкем сөрер иде! Р.Батулла. Димәк, киләчәктә төш турында сораулар итагатьсезлек билгесенә әйләнүе бар. Ирек мәйданы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә