ИТАГАТЬЛЕК ИТАГАТЬЛЕЛЕК и. иск. кит. Буйсынучанлык, ихтирамлылык, сүз тыңлаучанлык, күндәмлек. Ә егетләре, итагатьлелектәнме, әллә оялчанлык галәмәтеме, чакырмыйлар үзен. Р.Мөхәммәдиев. [Хәбриев:] «Рәхмәтләр яусын сезгә үзегезгә», – дип, японнарча итагатьлек белән кулларын кушырып, баш иеп куйган булды. М.Галиев. – Кая, башта пальтоңны сал әле. – Җәмил, итагатьлек күрсәтеп, Мөслимәнең пальтосын шифоньерга элеп куйды. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә