ИТАГАТЬЛЕ с. иск. кит. Буйсынучан, сүз тыңлаучан, күндәм; ихтирамлы. Вера түтәй, --- ишек төбендә басып, итагатьле кыяфәт белән тыңлап тора. М.Маликова. Бу төр мәҗлесне кайбер итагатьле балалар, әти-әниләрен зурлау йөзеннән, аларга багышлап та җибәрәләр. Ю.Әхмәтҗанов. Тракторы белән силос базына төшеп Мисбахы үлгәнгә ун ел, ә ул һаман каенатасына тугрылыклы килен булып яши, итагатьле иде. Н.Әхмәдиев |