ИТАГАТЬ и. гар. иск. кит. 1) Буйсыну; сүз тыңлау, ихтирам. Патша хезмәтендә итагатьтән таймасагыз, Хода ташламас. Ф.Бурнаш

2) Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре; этикет. Варис коньякка бөтенләй кагылмады. Әтисе һәм район башлыгы алдында итагать саклавы гына түгел иде егетнең. Б.Камалов. Кич буе Фәрит белән үзебезне, итагать белмәвебез, --- өчен битәрләп утырдык. Р.Вәлиев. Кайда сыю-сыймау итагатен яхшы белә иде Азат. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә