ИТ и. 1) Ашау өчен суелган яки ауда атып алынган хайванның, кош-кортның түшкәсе. Ит прилавкалары янына килдек. Бер хатын бөрешеп, тимгелләнеп беткән тавык ите сата. Ф.Баттал. Ит чабучы кызы Рамилә күз өстендәге кашка әверелде. Р.Мөхәммәдиев. --- мари авыл хуҗалыгының хәзер кымыз, бүдәнә ите һәм йомыркасы кебек савыктыргыч продукцияләр җитештергәнен дә әйтеп үтү урынлы булыр. Казан утлары 2) Чалынган йорт хайванының яки ау вакытында атылган хайванның үпкә-бавырдан, эчәкләрдән башка тән тукымасы кисәге, шуның бер өлеше. Гата да усал, кайдандыр капкын алып кайтып, аңа ит кисеп куйды, ә үзе тыныч кына йокларга ятты. А.Алиш. Җыелышны тәмамлап, Сабир өйгә кайтып кергәндә, өйдә аш пешкән, тәмле ит исе чыккан иде. М.Мәһдиев. [Хәдичә апа] Өстәлгә табак белән аш, аерым тәлинкәдә бәрәңге белән тавык ите китерде. М.Маликова 3) Кеше яки хайван тәненең мускуллы урыны; тән тукымасының гади телдә йөри торган атамасы. Хатынны әйтәм, үзе сары, үзе юка, тәнендә черки тешләр ите дә юк! М.Маликова. Студентның күзе Разиянең шәрә беләкләренә, аның кибеп беткән күкрәгенә төште. Кызның тәнендә бер чеметем ит юк иде. М.Юныс. Әйрәннең, авыз читләреннән саркыла биреп, ачык изүдән иң башта киң, сум итләре бүселеп торган күкрәгенә --- агып төшүен сизмәде... А.Хәлим 4) Яфракның тамырчалары арасындагы өлеше. Яфрак ите 5) тарт. форм. Җиләк-җимеш, яшелчәләрнең, гөмбәнең тышча эчендәге итләч өлеше, йомшагы. Карбызның ите үскән саен кабыгы да үсә, кабыгы үскән саен ите дә үсә. А.Расих 6) күч. Нигезеннән ертып, кубарып алынган тукыма кисәге. Кофтаның төймәсе ите белән йолкынган ◊ Ит арттыру ирон. Симерү, тазару. Ял вакытларында Муса тән үстерүне, ит арттыруны кайгыртмый иде, бик күп җәяү йөри иде. М.Максуд. Ит басу сөйл. Артык симерү, чамадан тыш тазару. Ит белән тырнак арасына керү Бик якын ике яр яки ике дус, ике туган арасына керү. Кем мине көчли? Сез шул җаваплы минутта да, күзгә карап, иптәш Вахитов өстенә сөйлисезме? Шаяртмагыз, ит белән тырнак арасына керә алмассыз, бик белеп торыгыз: аның теләге – минем теләгем. Н.Исәнбәт. Ит бүкәне (кисмәге, мичкәсе, чапчагы) гади с. мыск. Таза, юан, симез кеше. – Кем котыртты соң сине? – Ленар. – Йөзе кара, ул ит бүкәненең колагын борырмын... Н.Хәсәнов. Бу ит бүкәнен нишләтәбез? Д.Аппакова. Хатын-кызның бер ишесе, нечкә билле булыйм дип, --- ашамый интегә. Тик барыбер, ит бүкәнеме – ит бүкәне. Б.Камалов. Ите белән ертып (аерып, каерып) алу Нигезе белән (мәс., төймәне үзе тегелгән тукымасы белән) кубарып, аерып алу. Итен ашау гади с. 1) Берәр кешене юк-бар нәрсәләр белән тинтерәтү; вак-төяк өчен дә тиргәп аптырату. Минут саен итемне ашады [ул], әле бер эшем килешми, әле икенчесе. Х.Садри; 2) к. итен чәйнәү. Итен чәйнәү гади с. Кешенең гайбәтен сату. [Себер бае:] Ә адәм ите чәйнәү – көн буе гайбәт сатып утыру – аннан харам түгел? Г.Камал. Ите сезгә (сиңа), сөяге безгә (миңа) тар. Ата-аналарның балаларын мәдрәсәгә хәлфәләргә, муллаларга яки берәр һөнәрчегә өйрәнчеклеккә биргәндә әйтә торган сүзләре. Өстерим дә китерәм тегене Ильясларга, мәгез, минәйтәм, ите сезгә, сөяге миңа. М.Әмир. Алпар углын иң оста бизәк төшерүчегә малайлыкка бирде. «Ите сиңа, сөяге миңа, өйрәт, тыңламаса, чыбыгың кулыңда!» – диде. М.Хәбибуллин. Ите синеке, сөяге минеке к. ите сезгә (сиңа), сөяге безгә (миңа). Хәйдәргали туганым, оланның гаебе зур түгел... «Ите синеке, сөяге минеке» дигәндәй, син – әти кеше, үзең белә торгансыңдыр инде. Р.Мөхәммәдиев. Ит йогу к. ит куну. Иткә әйләндерү Кош-кортны, хайваннарны иткә сую. Ат-сыер күрсә Арыслан, [аларны] иткә тиз әйләндерә. Г.Тукай. Ит кибәне (чүмәләсе) гади с. мыск. Зур гәүдәле, бик ямьсез симергән кеше. Ит корышу диал. 1) к. ит төшү; 2) Ачу килү. Ит кундыру Текстны сурәтләү-чагыштыру чаралары белән баету; өстәү, күбәйтү, төзәтү. Бөре педучилищесында укыган елларында һәвәскәр сукыр артистлар төркеменең администраторы булып йөргән дәверне чагылдырган кызыклы повестеның караламасы эшләнеп беткән диярлек, аңа, мәрхүм үзе әйтмешли, «ит кундырып чыгасы» гына калган иде. Л.Хәмидуллин. Ит куну (утыру) Тазару, тәнгә симерү, ашаган ризыгы тәнгә куну. [Алимҗанга] Тәрбия җитсә, әле дә көч-егәре ташып торыр иде. Ләкин... үлән ашап, караҗиләк ише вак-төяк чемченеп кенә тәнгә ит кунмый шул. Р.Кәрами. Вустлау лагеренда ул [Янгураз] тәмам аякка баса язды: тәненә ит кунды. Т.Әйди. Безнең сыйнфый дошманнарыбызның дүртесе дә, нишләптер, үтә арык, үтә зәгыйфь иде. – Кешеләрне күп рәнҗеткәннәр алар, шуңа күрә үзләренә ит кунмый, – дигән нәтиҗә чыгарды Әсгать ---. М.Кәрим. Ит күрмәгәнгә (югында) үпкә (дә) тансык Яхшысы булмаганда начарракка да риза булу, шуның белән канәгатьләнү турында. Хәер, әлегә Ринаның да чын мөнәсәбәтен чамалау мөмкин түгел ич. Ит юкта үпкә тансык, дигәндәй, бәлки, кызыкай да, тормыш юлында әлегә күзе төшәрлек чын арий каһарманы очрамаганлыктан гына, һуннар оныгына илтифат күрсәтәдер. Т.Әйди. Ит тә юк, йон да (сөт тә) юк мыск. Булдыксыз, кулыннан эш килмәгән, эш рәтен белми торган, файдасыз кеше турында. Ул кешедән ит тә юк, сөт тә юк, алыштыр син аны, Мохтар абзый. Ю.Әминов. Ит төшү Ябыгу. Ә мин көнаралаш печән җыйдырам да арба тарттырам үзеннән. Күрәбез: ите төшеп, җыйнаклана, матурлана башлады бу [Сылугөл]. З.Фәйзи. Ит урлаган мәче (песи) төсле Ниндидер гаеп эш эшләгән яки эшләргә җыенучы кешенең үз-үзен табигый булмаган тотышы турында. [Хәйрулла] Ит урлаган песи төсле, як-ягына ялт-йолт каранып: «Ә командир үзе ничегрәк соң?» – диде. К.Тинчурин. Ит утырту Тазару. [Өммегөлсем] Моннан бер ай чамасы элек кенә кызамыктан көч-хәл белән котылган, инде хәзер тәненә ит утыртып, --- үсә башлаган ун айлык Тансыгын --- алып, ерак юлга чыкты. А.Хәлим. Ит үсү Яраланган, киселгән урын төзәлү |