ИС-ҺУШ җый. и. сөйл. к. ис-уш. «Хәер, акыра» дигән нахак бәла аның тәмам исен-һушын алган ---. Р.Мулланурова

Исен-һушын алу Бик нык гаҗәпләндерү, шаккатыру. Без хәзер инде ныгыган, тамыр җәйгән иҗтимагый тормышыбыздан адәм баласының исен-һушын алырлык әллә нинди геройлыклар таба алмыйбыз. Х.Сарьян. Истән-һуштан тайдыру к. истән тайдыру. Боларны сөяркәңнән ишетү, гәрчә Фәүрия үз тәртибен акламаса да --- аны хәтта истән-һуштан тайдырды. М.Хуҗин. Ис-һуш җыю к. ис җыю. Мөхәммәт әле һаман ис-һушын җыеп өлгермәгән, әле һаман диван почмагында өнсез утыра иде. З.Хөснияр. Ис-һуш кайту Һушка килү, аңга килү. Адъютантының исе-һушы кайтканчы, атаман үз урынына барып утырды. З.Фәтхетдинов. Ис-һуш китү к. ис китү. --- ә хәзер аның кояш кебек якты, чибәр офицерга әверелгәнен күрә торып та, мөгаллимәнең исе-һушы китмәде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә