ИСҮ ф. Җылы һава белән салкын һаваның аралашуы нәтиҗәсендә, һава агымы хәрәкәткә килү, һава агымы җәелеп өрү. Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз. Дәрдемәнд. Көзге салкын җил исә, Атлашкино ягыннан кара болытлар килә. М.Мәһдиев. Иңгә-иң терәлешеп, дымлы рәхәтлектән мәһабәт булып үскән өянкеләр өстеннән, --- талгын җил исә. М.Галиев

Исә башлау Исәргә тотыну. Көн дә сизелерлек салкынайтты, суык җил исә башлады. Ф.Бәйрәмова. Төньяктан дымсу, салкын җил исә башлады. ---. Н.Фәттах. Кинәт ярыйсы ук көчле төнге җил исә башлады. Р.Вәли

Исеп алу Берара, кыска вакыт эчендә исү. Ул арада иң биек агачлар гына сизәрлек талгын җил исеп ала... М.Мәһдиев

Исеп җибәрү Кинәт исә башлау. Урам ягыннан салкынча төньяк җиле исеп җибәрде. А.Вергазов

Исеп китү 1) Бераз, берникадәр исү. Байракны аз гына исеп киткән җил җилфер-җилфер китереп тора ---. С.Җәлал. --- су өстеннән бераз салкынчарак вә бераз юешрәк һава исеп китте. Ф.Әмирхан

2) Кинәт исү. --- яшел алмалы алмагачлар кинәт исеп киткән җилдән калтырап куйгандай булдылар. Р.Вәлиев

Исеп кую Кинәт, аз гына яки бер мәртәбә исү. Бераздан таң җиле көчлерәк исеп куя. М.Хәсәнов. Әнә көнбатыш ягыннан ялкау гына җил исеп куйды, еракта – әллә кайда! – гөрелдәү ишетелеп алды, талгын җилгә камышлар чыштырдашып куйды. М.Мәһдиев. Әкрен генә җилләр исеп куя Киң Иделгә тынгы бирмичә. Ә.Ерикәй

Исеп тору Бертуктаусыз исү. Автовокзалдагы тынчу бөркүлекне күпер төбендә туктаусыз исеп торган салкынча җил алыштырды. Ф.Сафин. Җиңелчә генә җил исеп тора иде. Р.Фәизов

Исеп узу Бер очыннан икенче очына кадәр исү. Гүя, күңелем күле өстеннән кискен җил кинәт кенә исеп узды да тынып калды ул... Ә.Еники. Күрәсең, өермәдәй исеп узган баш җитмәс хәлләрдән соң, мин беркадәр әйле-шәйлерәк булып калган идем. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә