ИС-ТЫН җый. и. Зиһен, аң һәм уй, фикер

Истә-тында юк чакта Уйламаганда, көтмәгәндә. Һәр сүзне энәгә җеп итеп саплаган карчык, истә-тында юк чакта гына, капка дөбердәтә иде. Н.Гыйматдинова. Ис-тын алу к. ис-тын җыю. Ә карчык бүген генә ис-тын алып, хәлләнә төште. Н.Гыйматдинова. Ис-тын җыю Зиһенне, уйны, фикерне бер ноктага туплау, берәр нәрсәне аңларлык хәлгә килү. – Бусы нәстәгә?! – дип үкерде Лотфулла. – Әллә үрдәкләр йөздерәсезме?! – Күкчәчәк ис-тын җыйганда, Сабирҗан карт: – Килен кер чайкый, улым, бакчи, – диде. Н.Гыйматдинова. Монысы нәрсә тагы?! Аптыравымнан авып китә яздым. Азрак ис-тын җыйгач: – Каян чыгып әйтәсез бу сүзләрне? – дим. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә