ИСТЫЙРАП и. гар. иск. кит. Борчылу, хафалану, тынычсызлык. Шул хәлдә Зөләйха өч тәүлек үткәрде, өч көн көндезен авыр бер истыйрапта, төннәрен йокысыз, урам як тәрәзәдән беренең яңагына сөялгән хәлдә, бер үзен онытып, хыял дөньясына югалып, бер елап кичерде. Г.Ибраһимов. Кассага якын утырган яшь кыз да, якын урын ишгаль итә алмаганлыктан, шактый истыйрапта күренә иде. Ф.Әмирхан |