ИСТРЕБИ’ТЕЛЬ и. рус хәрби Һава сугышларында дошман самолётларын һәм пилотсыз очкычларын юк итү өчен файдаланыла торган, яхшы коралланган, җиңел сугыш самолёты. Ә һаваны дерелдәтеп очкан куәтле «Су-27» истребительләре бутала да бутала иде. Бомбалар теге якка да, бу якка да ява. З.Мәхмүди. Менә шуңа күрә лейтенант Зәки Нурмыев бүген фашист истребительләре эзәрлекләгән самолётта дошман тылына оча. З.Фәтхетдинов. Баш очыбыздан гына истребительләр пулемёттан пуля яңгыры сиптереп узалар. К.Миңлебаев |