ИСТОРИОГРА’ФИЯ и. гр. махс. 1) Тарих фәненең үсеше һәм тарихи чыганаклар турындагы фән. --- феодализм иҗтимагый-экономик формациясен гомуми тикшерүдән башка, Г.Гобәйдуллин тагын историография --- өстендә эшли. С.Алишев. XVIII гасыр тарихчысы П.Рычков --- рус историографиясендә татарны монголлар белән бутауга каршы көрәшеп караган беренче рус галиме булса кирәк. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. XIX гасырның башында Россия историографиясе (тарихны өйрәнү фәне) алга таба зур адым атлаган. СССР тарихы 2) Тарихи әдәбиятны өйрәнү. Историография буенча булган хезмәтләреннән Г.Гобәйдуллинның «Идел буе төрки-татар телендә тарихи әдәбиятның үсеше» дигән әсәрен санарга кирәк. С.Алишев 3) Нинди дә булса проблеманы өйрәнү тарихы 4) Билгеле бер чорга караган тарихи хезмәтләр җыелмасы |