И’С ТИЮ ф. 1) Сөрем белән, ис (2 мәгъ.) белән агулану. --- болар икесе бер төндә ис тиюдән һәлак булдылар. Г.Ибраһимов. Ата да, кызы да хәрәкәтсез, йөзләре мунчада ис тигән кешеләрнеке кебек сулып, агарып калган. Я.Зәнкиев. Утырма кайнар мич каршында. Башыңа ис тияр. Егылырсың. Р.Мулланурова

2) күч. Исерү (1 мәгъ.). Тик фәкать беркөнне «башка ис тигәч», Азрак эчкәч, башка киткәч «пирәш», Кемгәдер ул иске серне итте фаш. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә