ИСТИХАРӘ и. гар. дини Берәр эшнең ничек булачагын алдан төштә күреп белү өчен, кичтән махсус догалар укып, шуңа ниятләп йокларга яту. Хәзрәт, истихарәне бөтен шартлары белән кылыр өчен, умывальниктан тәһарәт алмыйча, комганнан тәһарәт алырга карар биргән иде. Ф.Әмирхан // Шундый догалар укып яткач күрелгән төш. Ул төш истихара шикелле бернәрсә булды. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә