ИСТИФАДӘ’ ИТҮ ф. Файдалану, куллану, тоту; файда күрү. Мәхдүмнең яшьлегеннән истифадә итмәкче булды. З.Һади. Аяз, матур һавадан истифадә итеп, Болак өстендә көймә белән йөзеп йөрүчеләр дә шактый бар иде. Ф.Әмирхан. 1902 елда угылым Мөхәммәткямил Әлкаһирәдән кайткач, Габдулла аннан истифадә итәргә башлады. М.Төхфәтуллин |