ИСТИРАХӘ’Т ИТҮ ф. Ял итү, рәхәтлек кичерү, ләззәт. Алып кайткан илче ишан хәзрәткә әйтә: – Тәкъсир, сез инде бүген шушында тәгам җыеп, авыр, озын юлдан соң әйбәт кенә истирахәт итегез… Ә.Еники. Автобус эче эссе. Төрекләр истирахәт итә, мин тирләп барам. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә