ИСТИРАХӘТ и. гар. иск. кит. Ял; рәхәт. Бәйрәмнәрне истирахәт ясау сезнең үзегездән килә. Ф.Әмирхан. Артистларның истирахәт йортында ял итеп ятканда, Айдар Хафиз белән Хәлим Җәләй икесе ике көймә белән Иделгә балык тотарга керәләр. Р.Батулла. Анда тутыйлар, шәрәк, куил кебек сайрар кошлар тавышын тыңлап, Алып Бәргән истирахәт алды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә