ИСТИЛЯ и. гар. иск. кит. 1) Берәр җирне басып алу, сугышып алу. Бер мең биш йөз сәнәдә, илле ике көз дигәндә, мәлгунь Иван Грузнай истиля итте Казанга. Бәет. --- Урта Азия дәүләтләре, икътисади вә шуның аркасында сәяси истилядан куркып, рус вә Европа сәүдәгәрләрен кертмә[де] ---. Г.Гобәйдуллин 2) Җәелү, каплап алу. Елганың суы, ярыннан чыгып, әтрафны истиля итте. Х.Чистапули |