ИСТИКЪБАЛЬ и. гар. иск. кит. 1) Киләчәк. Шәһәрдән ерак түгел генә җирдәге бу авылда хулиганлык әсәренең сизелмәве минем күңелемдә ниндидер бер тыныч өмет вә истикъбальгә ышану уятты. Ф.Әмирхан. Төрле уйлар, хыяллар вә мазый вә истикъбальдән төрле ләүхәләр зиһененнән кичкәннән соң, [ул] авыр вә басынкы адымнар белән номерына юнәлде. Г.Ибраһимов 2) Каршы алу, хөрмәтләп каршылау. Габделгалләм гадәтенчә, каш астыннан гына карап: «Ярар, әткәй», – диде дә үзе кунаклар истикъбаль итәргә тотынды. Ф.Әмирхан. Дәһханә, шәһәрдән чыгып, шәһәр халкы илә хәзинәне һәм әсирләрне истикъбаль кыл[ды]. Ф.Халиди |