ИСТИКАМӘТ и. гар. иск. кит. Дөреслек, намуслылык; Аллаһ кушканнарны тайпылышсыз үтәү; турылык, туры юл, дөрес юнәлеш. Тик Ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен, әһле дөньяга тышыннан истикамәт күрсәтә. Г.Тукай. Мулла Вахидта сүз бер юк. Гыйлеме бар... Истикамәтендә... Ир вазифасын белә ---. Г.Исхакый. Ходай Тәгалә хәзрәтләре хәерле абруйлар, тәүфикъ, истикамәтләр бирсен. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә