ИСТИГЪМА’ЛЬ ИТҮ ф. Файдалану, куллану. Бер «Кодурине» генә тәрҗемә итеп, шуны гына истигъмаль иткән булсалар, никадәр хезмәт, вакыт һәм акча әрәм ителмәгән булыр иде. Ф.Әмирхан. --- [дәва] минем кебек картка ярый торган булса, бәлки, истигъмаль итәрмен дә. Казан утлары

2) Ризык буларак, ашамлык сыйфатында файдалану; эчү, ашау. Авырудан соң көчсезләнеп калган, гади вакытта исерткеч истигъмаль итми торган Шакирга бу өч рюмка инде гаҗәеп тиз тәэсир итте. Ф.Әмирхан. Доктор Рөстәмгә гаҗәпсенеп карый: – Коньякны алай күп истигъмаль итәргә ярамый бит! – ди. С.Җәлал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә