ИСТИБДАТ и. гар. иск. кит. 1) Бер кешенең баш булуына һәм кәефенә корылган идарә, һичбер законга буйсынмаган, чикләнмәгән хакимият; деспотизм, абсолютизм. Иван Грозный – Россиядә истибдатны иң каты урнаштыручыларның берсе ---. Г.Гобәйдуллин. --- төрекнең Аурупада тамыр җәя алмавына сәбәп – солтаннарның истибдаты ---. Җ.Вәлиди 2) Изүче сыйныфларның революцион хәрәкәтне һәм иҗтимагый прогрессны бастыру юлы белән үзләренең хокукларын һәм сәяси хакимиятен кире кайтару яки саклап калу өчен алып барган көрәш сәясәте; реакция. Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдат кире. Г.Тукай. Татар музыкасының чәчәк атканын күрү Тукайга насыйп булмады. Тиз вакыт эчендә яңадан истибдат (реакция) кире кайтты, аның канлы тырнаклары астында шомлы сыкрану таралды. М.Максуд |