ИСТЕРИ’Я и. гр. 1) Үзен-үзе белештермәслек дәрәҗәдә көлү катыш елау, көлү яки бик нык әсәрләнү белән уза торган үзенчәлекле нерв авыруы (неврозның бер төре). Менә син --- балаларны бик сагынганга, кызганганга, сөтне кулыңа алгач, истериягә бирелгәнсең. А.Шамов. Аны ничә көн изеп килгән курку, өметсезлек истериясе шулай тыелмас ярсу булып бәреп чыга икән, чыксын. Ф.Галиев 2) күч. Кайсы да булса берәр өлкәдә ярсулы, кызу эшчәнлек; берәр нәрсәгә ашкынулы, шашкын омтылыш. Көнбатыштан искән җилләр белән хәзер яңадан сугыш истериясе төтене килә. Ш.Мөдәррис |