ИСТӘЛЕКЛЕ с. 1) Ниндидер яклары белән хәтердә яхшы сакланган, истән чыкмаслык; онытылмаслык. Яңа ел алдыннан, утызынчы декабрьдә очрашу аларның икесе өчен дә хәтердә калырлык, истәлекле булды. М.Маликова. Зиннур Абдуллинның мәктәптә дә, колхозда да, фронтта да хөрмәт итәрлек истәлекле эшләре күп булды. Я.Зәнкиев. Шушындый истәлекле минутларны сагышланып үткәрәләр димени? С.Зыялы 2) Тормыштагы әһәмиятле вакыйгага бәйле. Рушад, күтәрелеп, Ләйләгөл утырган партага күз салды. Истәлекле парта буш калган. М.Мәһдиев. Бу – Фәриднең гамьсез яшьлегенең истәлекле урыннары иде. Я.Зәнкиев. Алай да истәлекле урынны күреп, таныш кизләүнең салкын суын эчеп, йөрәкнең януын басасы килә иде… М.Маликова 3) Әһәмиятле вакыйгаларны яки күренекле шәхесләрне искә алуга багышланган. Истәлекле кичә оештыру // Берәр атаклы шәхес яки әһәмиятле вакыйга белән бәйле. Истәлекле бүләкләр бирү |