ИСТӘЛЕК и. 1) Хәтердә, күңелдә, истә сакланып калган вакыйга, күренеш; хатирә. Энәне ханым истәлек өчен үзенә сорый. Истәлек өчен икән, истәлек өчен, күп уйлап тормастан, Аллаяров энәне бирә. С.Сөләйманова. Никадәрле истәлек, вакыйгалар югалып, күмелеп калганнар. Кеше хәтере иләк: коела да бетә!.. А.Гыйләҗев. Дөресен әйтергә кирәк: бу минутта безнең беребездә дә озын сүзләр, ниндидер истәлекләр тыңлау теләге юк иде. А.Шамов 2) Үлгән (вафат булган) кешенең хатирәсе, ядкәре. Үз вазифаларына турыдан-туры кагылмаса да, Дания шагыйрь истәлегенә бәйле урыннарда булмый китә алмады. М.Маликова. Әмирханның әтисе Нәдерхан исемле, Талкыштан күчкән Нәдерхан бабайның истәлеге итеп кушканнардыр, бәлки, бу исемне. С.Зыялы. Бу – яшь хатын алдында каушаумы, аның күңел ярасына кагылудан куркумы, әллә Илфирнең якты истәлеген мәсхәрә итү булмасмы дип шикләнүме – моны Әзһәм анык кына белми иде. Р.Кәрами 3) Берәр кеше яки нәрсә турында искә төшереп торган, аны хәтерләткән әйбер, ядкәр. Рөстәм, тиз генә агачка менеп, мөгезне алып төште дә миңа сузды: – Бүләк булсын. Истәлек. Сезне туңдырып үтерә язган теге Мөгезбай истәлеге. Г.Сабитов. --- ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды. – Истәлек булсын, дип --- миңа тапшырдылар, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Ф.Хөсни. – Трофическая язва, – дип аңлатты баш врач, Давытка карап. – Сугышта яралануның нәтиҗәсе. – Әйе, Курск дугасының истәлеге, – дип җөпләде карт. М.Маликова 4) Борынгыдан сакланып калган корылма яки сәнгать әсәре. Суздальнең табигатен, музейларын, борынгы истәлекләрен кара[рбыз]. М.Галиев. Нишләргә? Беләзекне Баһадурга кире кайтарып бирергәме?.. Ул чакта тарих өчен бик кыйммәтле истәлекнең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. Ф.Сафин. --- әнкәйләр баз казыганда табылган бакыр алка, металл хәнҗәр, --- ише истәлекләр дә борынгы төрки-болгар бабаларыбызга --- бәйләнешле түгелме? Мирас 5) Борынгы язма әсәр. Төрки-татар телендәге язма истәлекләр күп сакланмаган. Казан утлары. Казан ханлыгы чорында язылган, укылган, шул дәвердән безгә килеп җиткән язма истәлекләр үзләренең табигатьләре белән гаять төрле. Мирас 6) Үткән көннәрдән истә калган хәлләр, күргән, ишеткән вакыйгалар турында язма хикәя; мемуар. Тукай хакындагы истәлекләрне җентекләп укып чыктым. М.Маликова. Әткәм хакында уйлаганда, аның бала чакларындагы михнәтле тормышлары турында язган истәлекләре күз алдыма килә. Р.Ишморат. Иң яратып укыган китапларым бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм алар турында язылган истәлекләр иде. Г.Кутуй |