ИССЕЗ II с. диал. 1. 1) Аңсыз, һушсыз, һуштан язган

2) Уйлап, аңлап эшли белми торган. Гали һаман иссез кеше кебек тора. М.Фәйзи

2. рәв. мәгъ. Аңын югалтып, һушсыз хәлдә. Бала үр астында иссез ята иде. Ул – ташка сугылган, авызы, борыны канаган. И.Салахов. Ул, башын күтәрә алмаенча, кай вакыт иссез, хәлсез булып киткәнгә, Сөннәтче бабай, башына җыелган бозык каннарны чыгарыр өчен, кан алмакчы да булды. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә