ИССЕЗ I с. 1) Исе I булмаган; киресе: исле. Зәйтүнә чәчәкләргә үрелде. Кашкарыйлар иссез була… икән. М.Маликова. Сагынып кайткан сандугач та Таный алмады язны. Сайрый-сайрый гөлгә кунды, Гөл иссез, төссез иде. А.Суфиянов. Исле гөл янында иссез гөл дә хуш исләнә. С.Поварисов

2) күч. Ямьсез, тупас, күңелгә ятышсыз. – Сакманов, тыңла игътибар белән. Син җиңелдең! Зөлфияң бездә… – Шул ук төссез, иссез, тәмсез тавыш. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә