ИС-САН җый. и. Хәтер, ихтирам, кадер, хөрмәт ◊ Искә-санга алу сөйл. 1) Зурлау, хөрмәтләү, санлау, онытмау; 2) Игътибарга, искә алу, телгә алу. Дөлфәтнең һич нигезсез шикләрен искә-санга сугарга Карачуринаның теләге дә, вакыты да, мөмкинлеге дә юк иде. К.Тимбикова. Болай иркенләп яза башлагач, күңелдә калмасын, барысын да әйтим инде: син минем бер үзенчәлегемне әллә аңламыйсың, әллә аңлап та искә-санга алмыйсың. М.Маликова. Искә-санга кату сөйл. к. искә-санга алу. Искә-санга сугу сөйл. к. искә-санга алу. Истә-санда юкта к. истә-оста юкта. Ул --- кунакларның һич истә-санда юкта китеп баруларын әйтергә тиеш иде. Г.Шарипова. Студент чагымда бер җәйне, Иделдәге Маркиз утравына барганда, бер хатынның күзләренә чәч пәкесе белән сызган кесә карагы, әнә һич истә-санда юкта, Вахитов колониясендә очрады бит. Г.Тавлин. ...Хикмәт диген, истә-санда юкта, икенче көнне туй ясап ташладылар. А.Әхмәтгалиева |