ИСРАФЧЫ и. сир. Әрәм-шәрәм итүче, юкка сарыф итүче кеше. Исрафчы хатын елга утыз пот май чыгарып түгәр. Әйтем. Саранның чыгымы исрафчыныкы белән бер. Мәкаль. Әгәр без – шушындый ваемсыз, алак-шалак, хуҗалыксыз, исрафчы халыклар – нәни утрауларда, әйтик япон утраулары төсле утрауларда яшәсәк, биш-алты елдан бер-беребезне ашарга тотыныр идек. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә