ИСРАФЛЫК и. Әрәм булу, исраф булу; кирәксезлек. Янәсе, дүрт-биш тонна ягулыкны әрәм-шәрәм итү бернәрсә түгел ул. Мондый исрафлык Союз күләмендә законлаштырылмаган булса, бер хәл иде дә бит. Г.Ибраһимов. Исрафлыкта көн күрүчеләрнең чут-чамасы бетте... Ә.Моталлапов. Бөтен илдә әрәм-шәрәм, исрафлык. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә