ИСРА’Ф КЫЛУ ф. к. исраф итү. Гәрчә син, кәгазьне исраф кылгансың, дисәң дә, янә хат язгансың. Ш.Мөхәммәдев. Кызганыч: акыллы кеше укымаса, сәләтле сәләтен файдаланмаса, гомерен юкка зая итсә, саулыгын юкка исраф кылса. Г.Хөсәенов. Атасыннан калган мирас янына үзенең туктатусыз тоткан сәүдәсеннән кергән табышның кадерен дә белә, теләгәнендә исраф та кыла торган иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә