ИСРАФИЛ и. гар. дини Ислам динендә, Җәбраил, Микаил, Газраил белән беррәттән, дүрт олуг фәрештәнең берсе: сурга өреп, Кыямәт көнен хәбәр итәчәк фәрештә (беренче тапкыр өргәч, исән булган барлык җан ияләре үләчәк, икенче тапкыр өргәч, барлык үлеләр тереләчәк һәм Аллаһ каршында хисапка тартылачак). Исрафилме сурын өргән? Әллә мәхшәр көн килә? Н.Исәнбәт ◊ Исрафил суры Кискен үзгәрешләргә сигнал, хәбәр. Исрафил сурын өрү Кискен үзгәрешләргә сигнал, хәбәр килү. Бер вакытта безнең өстә өрде Исрафил сурын. М.Гафури |