ИСРА’Ф БУЛУ ф. Юкка-барга тотылу, әрәм-шәрәм ителү. Исраф булды юкка малың. Бәет. Ул китапка киткән кәгазьнең, исраф булган караның Хода каршында ничек җавабын бирерсең? Ш.Мөхәммәдев. Без – сугышта җиңгән ил, әмма җиңелгән илләрдән күпкә ярлы яшибез. Байлык чит илләргә китеп исраф була. Х.Камалов |